Суда коенучыларның күбесе сулыкларда исерткеч эчемлекләр эчеп батып үлә. Тагын көймәләр белән идарә итә белмәү һәм йөзә белмәү дә бик күп югалтуларга китерә.
Балаларны кечкенәдән үк йөзәргә өйрәтергә һәм суда үз –үзен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен аңлатырга кирәк.
Суда тотуның иң гади кагыйдәләре:
- Таныш булмаган сулыкларда коенмаска
- Кич белән һәм томанда суга кермәскә
- Берүзең генә суга кереп ерак китмәкә
- Аракы эчкән хәлдә суга кермәскә
- Су төбенең үзенчәлекләрен белмичә тирәнгә сикермәскә
- Мотор көймәләре, паруслар, баржаларга якын җирдә коенмагыз
- Бер-берегезне суга этеп төшермәгез
- Бик каты туңганчы коенмагыз
- Су янында балаларны үзләрен генә калдырмагыз.
2018 нче ел җәендә генә су 53 кешене, шул исәптән 4 баланың гомерен өзде.