2 нче августта 2018 нче елның 1 нче яртыеллыгы буенча “Халык контроле” мәгълүмати системасының йомгаклары ясалды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Башкарма комитетның гомуми бүлеге башлыгы Анна Юсупова катнашты.
Видеоконференция режимында узган бу утырышта Сария Сабурская уведомлениеләр саны 24% ка артуын һәм хәзерге көндә аларның саны 30886 га җитүен әйтеп үтте.
Ә ТР ның информатизация Министры Роман Шәйхетдинов иң популяр уведомлениеләрне атады. Алар: “Территорияне төзекләндерү”, “Юлларны ремонтлау”, “Торак – коммуналҗъь услугалар”, “Тышкы рекламадагы җитешсезлекләр”.