3 нче августта Халыкара Светофор көнендә Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында викторина уздырдылар. Балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат уен аша җиткезү иде аларның төп максатлары.
Алар күңелле итеп юл знаклары иленә сәяхәт ясадылар. Чара бик файдалы булуы белән аерылып торды.