2 нче августта Яр Морквашы туган якны өйрәнү музеенда Бөтенроссия һава десанты гаскәрләре көненә багышланган бәйрәм оештырылды.
Плеханов А.С. җитәкчелегендә 15 ВДВ ветераннары килгән иде. Барысының да кәефе әйбәт, парад формасыннан, ВДВ флаглары белән килгәннәр иде. Аларны 3 милләт : руслар – ипи – тоз, татарлар – чәк-чәк;, чуашлар – квас белән каршылады.
Кунаклар башта музейның хәрби экспонатлар бүлмәсен карап йөрделәр. Аннан соң бәйрәм өстәленә чәй эчәргә утырдылар һәм башларыннан узган вакыйгаларны түкми-чәчми исләренә төшерделәр.
Аларның очрашуын “Татарстан Республикасы” газетасы тулысы белән төшереп барды.