4 нче август. Эш кайный. Яңа төзелеш объектларын ачу тантанасына хәзерлек бара. Алар: “Энҗе бөртеге” йөзү бассейны һәм Яр Морквашы авылындагы балалар бакчасы.
Тагын традиция буенча август ахырында ”Мәктәпкә хәзерләнергә булыш!”, акциясен үткәрү, Белем көне, мәктәпләрне яңа уку елына хәзерләү, җылылык сезонына хәзерләнү...
Сораулар да, чишелмәгән мәсьәләләр дә күп.
Район халкырайон хакәмиятенә күп мөрәҗәгатьләр җибәрә. Алар “Кайнар линия” телефонына да шалтыраталар, интернет – приемнаяга да, Халык контроле системасына да, язмача да, телдән дә мөрәҗәгать итәләр.
Алар төрле сораулар буенча. Җәй көне су белән тәэмин итү, чүп – чарны чыгару, юлар төзелеше һәм ремонты, авыл җирлекләрен төзекләндерү...
Сораулар район Советы һәм Башкарма комитетының гомуми бүлекләренә җибәрелә, аннан аларны анализлыйлар һәм башкаручыларга тапшыралар. Аннан соң җаваплы кешеләр мөрәҗәгать итүчеләргә җавап бирә.