«Сәйдәш аланы»

2018 елның 7 августы, сишәмбе

18 нче августта Кызыл Байрак авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы композитор Салих Сәйдәшевкә багышланган традицион “Сәйдәш аланы” дигән чара узачак.

Иң беренче ул бәйрәм Г.Камал исемендәге академия театрының элеккеге директоры Шамиль Закиров идеясе белән 2000 нче елда узган иде.

Бу юлы концертта ТР ның күренекле артистлары Хәмдуна Тимергалиева, Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Әсхат Хисмәтов, Искәндәр Биктагиров,  Ильгиз Зәкиев һәм Артур Исламов, Камал театрының яшҗ артистлары Ирек Кашапов, Раиль Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин, Гузәл Гүльвердиева, ТР ның халык артистлары – нәфис сүз осталары Ильдус Әхмәтзянов һәм Ильнур Закиров катнаша.⠀

Алып баручылар Камал театрының атказанган артистлары Рамиль Вазиев һәм Алсу Каюмова.⠀

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International