“Энҗе бөртеге” йөзү бассейны ачылды

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстанда 7 ябык йөзү бассейны ачылды. Алар: Апас, Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч, Мамадыш, Тукай, Теләче районнары.

Югары Осланда ул ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында видеоконференция рәвешендә узды.

Тантаналы чарада шулай ук ТР ның информатизация Министры Роман Шәйхетдинов, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, район халкы һәм кунаклары катнашты.

Барлык бассейннар да типлаштырылган проект буенча төзелде. Анда искиткеч шартлар тудырылган.

Рөстәм Миннеханов үз чыгышында республикада 214 бассейн барлыгын,  халыкка спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар һәм унайлыклар тудырылганлыгын әйтте. Аларның барысы да халык тарафыннан кулланылышта булыр дип ышанып калуын белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International