Бүген район кырлары җирләренең дөрес һәм максатчан кулланылышын карап йөрделәр.
РОССЕЛЬХОЗНАДЗОР ның җир контроле бүлеге башлыгы Артур Зәкиев, җир һәм мөлкәт Палатасы ның әйдәп баручы белгече Алина Гибадуллина, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә идарәсе бүлек башлыгы Андрей Кудашов составындагы комиссия авыл хуҗалыгындагы чүп – үлән баскан, кулланылышта булмаган җирләрне карап йөрделәр.
Нәтиҗәдә барлык җитешсезлекләрне күрсәтеп актлар яздылар. Алга таба ул җирләрнең хуҗалары да табылачак. Аларга протоколлар төзеп, эшләрен судка җибәрәчәкләр.