Профсоюзлар көнендә узган чарада ТР Профсюзлар Федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, координацион Совет рәисе Лилия Хөрмәтуллина катнашты.
Марат Гафаров үз чыгышында профсоюзлар эшендә очрый торган актуаль сорауларны яктыртты һәм перспектив бурычларга тукталды.
Аннан соң ФПРТ ның хезмәт инспекторы Гузәл Мингалеева һәм социаль партнерлык бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Ерохина чыгыш ясадылар һәм күп сорауларга ачыклык керттеләр.