Росреестр: законлы рәвештә җир кишәрлеген арттырып була

2018 елның 10 августы, җомга

ТР Росреестр бүлеге агымдагы елда җирләрне үз теләге белән яулап алуның  2000 очрагы бар икәнлеген ачыклады.

Аның 90 % ы гражданнарның гомум кулланылышта булган җирләрне үзенеке итү очрагы.

Бу күренеш административ штрафка тарта. Штраф бәясе тәртип бозучының статусы, ңир участогының кадастр бәясе белән бәйле.
Әгәр кеше үз җирен киңәйтәсе килә икән,  РФ җир Кодексында күрсәтелгәнчә, Җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итеп, дәүләт яисә муниципаль собственностьта булган җирләрдән бүлеп бирүне сорап гариза язарга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International