Актив тормыш рәвешен һәм спорт сөюче Югары Ослан интернат- йортында яшәүчеләр, администрация белән телдән килешү буенча атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе «Чемпион» физкультура - сәламәтләндерү комплексына йөриләр.
Социаль хезмәт алучылар рәхәтләнеп өстәл теннисы уйныйлар.
Надежда Лепихинаның мастерларча уйнавы шак катыра. Үзенә 70 яшь булуына карамастан ул менә дигән спорт формасында, һәм яшь спортчыларга лаеклы көндәш булырга мөмкинлеген балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерларына үз үрнәгендә күрсәтте.
Ә кемнәр үзенең сәламәтлеген ныгытырга тели, Югары Ослан авылы ветераннары белән бергә тренажёрлар залында шөгыльләнә.
Йорт-интернат халкы фикеренчә, мондый дәресләр сәламәтлек өчен бик тә файдалы, шулай ук кәеф күтәренкелеге алып килә.