Хөрмәтле спортсменнар, ветераннар!
Сезне Физкультурниклар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Спорт кешеләргә сәламәтлек, көч, яхшы кәеф бирә, характерны чыныктыра, яшәргә өмет өсти.
Шунысы куанычлы: безнең районның бик күп кешесе, яшьләре спортка тартыла һәм югары үрләргә ирешә.
Кемгәдер спорт профессия булып әверелә, ә кемгәдер – хобби.
Бу көнне Сезгә нык сәламәтлек, яңа спорт үрләре телисе килә. Ә спорт яратучыларга актив тормыш позициясе һәм оптимизм телим!
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.С. Хәкимҗанов.