Бәйрәм белән, туган авылым!

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

11 нче августта Килди авыл җирлегендә “Бәйрәм белән, туган авылым!” дип исемләнгән авыл көне булып узды.

Аны культура йорты хезмәткәрләре Бал Спассына багышлап хәзерләгәннәр.

Башта авыл җирлеге башлыгы Виктор Бурдин авылдашларын котлады һәм номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Алар:
1.    «Пасечник» номинациясендә:
-    Кильдеево:  Ахметов Җәүдәт Әүхәтович;
-    Уланово: Хабибулин Роберт Нурилович;
-    Харино: Копыца Владимир Анатольевич.

2.    «Первый раз в первый класс» - номинациясендә:
-     Павел Гордеев; Ева Кутергина.

3.    «Авылның актив ярдәмчесе» номинациясендә:
-     - Григорий Анатольевич Антонов.

4.    «Үрнәк йорт» номинациясендә:
-    Кильдеево - Валентина Николаевна Романова,
-    Уланово -  Васин Николай Геннадьевич
-    Харино – Андрей Алексеевич Кудашов
-    Федяево – Михаил Кирилович Рачков.

Район үзәгеннән авыд халкын район Советы аппараты җитәкчесе Людмила Никитина котлады.
 
Шунда ук сәүдә рәтләре, шашлык, мороженое, балалар өчен татлы ризыклар – бар да булды.

Үзләренең баллары белән халыкны В.И.Спирин,  С.И.Лукоянов , Т.И.Бойко. Ахметов З.А. Е.А.Хваткова сыйлады.
Р.М.Калимуллина үз хуҗалыгыннан сөт продуктлары алып килгән иде.

Ә концерт программасы һәр кеше күңеленә үтеп керерлек итеп төзелгән иде. Халык 4 сәгать буенча уен-көлке, җыр – бию, күңел ачу белән мәшгуль булды.

Бәйрәм барысына да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International