Сәйдәш аланы

2018 елның 17 августы, җомга

18 нче августта Кызыл байрак авылы райондашларны тагын үзенә җыйды.

Кызыл Байрактагы Салих Сәйдәш бәйрәме Югары Ослан районы һәм Татарстаныбыз өчен гомумхалык бәйрәменә әверелде. Монда килүчеләр елдан-ел арта. Чонки халык күңелендә чын мәгънәсендә сәнгать бәйрәме булып санала  ул.

Җәйнең матур август көннәрендә якташыбыз композитор Салих Сәйдәшев иҗатын, аның җырларын һәм моңнарын районыбыз халкы белән бергә тыңлап бәйрәм итәр өчен бүген башкалабыз Казаннан килгән артистларыбызны сәламлик!

Безнең күз алдында татар музыкасын профессиональ югарылыкка күтәргән,  тулы бер чорның рухын бөтен нечкәлеге белән кабул итеп, Сәйдәш моңнарын үз иҗатында чагылдыра алган Татартсанның халык һәм атказанган  артистдары һәм композиторлары чыгыш ясаячак.

Үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлап, дәртләнеп эшләүче бөек иҗат эшлеклесе, халкыбызның моң чишмәсе булган композитор турында сөйләшербез бүген.

Бу сәнгать бәйрәме елдан-ел абруй казана, аның әһәмияте артканнан-арта, үскәннән-үсә бара.  Еллар узган саен Сәйдәш учагы җылысына, бөек композиторыбыз яраткан Кызыл Байракка укучы яшьләребез, студентлар, укытучылар, олы буын вәкилләре, авылның хезмәт халкы күбрәк тартыла. Сафланып, тазарып, тормыш ыгы-зыгысында куңелгә тулган тузаннан арынып кайту өчен килә халык бөек Сәйдәшкә!
 
Кадерле дуслар! Барыгызга да күңелле ял телим! Сәйдәш моңнары Сезнең җаннарыгызга һәм тәннәрегезгә дәва китерсен!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International