Югары Ослан районындагы “Өмет утрауы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү центры “Балалар шатлыгы территориясе” хәйриячесе белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган, куп балалы, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар булган гаиләләр өчен “Игелек тамчысы” дип аталган чара уздырдылар.
Чара барышында балалар батутларда сикерделәр, коры бассейнда уйнадылар, таулардан шуыдылар. Аннан соң, яңадан көч һәм энергияне торгызу өчен балалар тәмле төшке аш ашадылар.Чара ахырында һәр балага да хәйриячеләр татлы вата өләштеләр. Чараны оештыручылар балаларга бик күп уңай хисләр бүләк иттеләр.
Гаиләгә һәм балалаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина балаларга һәм ата-аналарга игелекле һәм җылы теләкләр теләде, шулай ук иганәчеләргә зур рәхмәт сүзләре җиткерде.