ТР Президентының премияләр бирү комитеты Гражданнар җәмгыяте институтын үстерүгә өлеш кертү өчен премиягә гаризалар җыя. Бу премия ел саен җәмгыятьтә үзен күрсәткән, отышлы проектлар ияләре, социаль юнәлештә коммерөияле булмаган сектор үсешенә йогынты ясаган гражданнарга бирелә.
3 премия – 250 меңлек – гражданнарга, 5 премия – 400 меңлек – оешмаларга.
Тулы мәгълүмат ТР ның иҗтимагый Палатасы сайтында урнашкан.