24 нче августта Югары Ослан гимназиясендә Татар теле укытучыларының август киңәшмәсе секциясе узды. Көн кадагындагы иң мөһим мәсьәлә – яңа тел бушлыгы кысаларында татар телен укытудагы яңалыклар һәм укыту планнарындагы үзгәрешләр.
Башта методист Давлетшина Г.И. узган уку елына йомгак ясады.Ул һәр юнәлешне анализлады, алга таба артта сөйрәлүче сораулар буенча рекомендацияләр бирде.
Укытучылар бергәләп узган уку елында башланган тел ситуациясен карадылар. Ничек итеп яңа дәреслекләр, планнар, эш программалар төзү турында фикер алыштылар.
Соңыннан яңа 20-17-2018 нче уку елының планын төзеделәр һәм резолюция кабул иттеләр.