Бүген Октябрьский поселогында “Минем авылым – минем язмышым” дигән тема астында авыл көнен билгеләп үттеләр.
Авыл көне бар халыкны берләштерә торган күңелле һәм җылы бәйрәм.
Халык өчен бик күп тырышлык белән оештырылган иде бәйрәм: батут, шашлык, баллы тәмләткечләр, концерт...
Районнан авыл халкын котларга район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе Гөлгенә Давлетшина килгән иде.
Күренекле авыл эшчәннәре, юбилярлар, ветераннар – берсе дә бүләксез калмады. Бәйрәм гөрләде, шаулады. Киләсе елларга тагын өмет баглады...