Җәй ахырында бик күүп объектлар төзелеше тәмамланып килә. Без күп кенә тарихи объектларның шаһитлары булдык; аларның иң эреләре - “Энҗе бөртеге” йөзү бассейны, Яр Морквашында балалар бакчасы.
Моннан тыш район халкы юллар төзелеше, су белән тәэмин итү, материаль ярдәм сорап төрле хатлар һәм мөрәҗәгатьләр язалар.
Аларның һәркайсы башкаручыларга тапшырыла һәм һәркайсына җавап языла.
25 нче августта үткәрелгән утырышта район Советы һәм Башкарма комитетының гомуми бүлек башлыклары Людмила Федорова һәм Анна Юсупова шул сораулар буенча хисап тоттылар.