27 нче августта район башлыгы Марат Зиатдинов Студентларның 5 нче форумында катнашты. Анда ТР Президенты Р.Миннеханов та бар иде.
Форум Борнаш авыл җирлегендә узды. Аны оештыручылар – ТР ның тудентлар лигасы.
Быел бу форумда 3 сменада 2000 кеше катнаша. Кичә аның мәйданчыкларының Россия Яшьләре грантлары нәтиҗәләре буенча презентацияләре якланган.
Яшьләр бизнес-клубдары, төрле профессияләр буенча волонтерлар тренинглар һәм дискуссияләр оештырган.
Президент форумдагы яшьләргә зур өметләр багдавын әйтте һәм уңышлар теләде.