Бэхетле йолдыз астында туган

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Валентина Гавриловна Блямовага бүген 95 яшь тула. Югары Осланнан бу ханым 5 ел элек котларга килүчеләргә тагын 5 елдан каршы алырмын дигән иде, шулай ук сүзендә торды: шундый ук мөләем елмаю, көләч йөз, хәтта күршеләре прическа да чсаган.
95! Бу сан үзен күпме сыйдырган: ачлык, ялангачлык, сугыш еллары...

Ул хатын-кыз булса да, водолаз профессиясен сайлый. Бу эше өчен медаль һәм орденнар такмасалар да ул хезмәтенә тугырылыклы булып кала. Бар нәрсәне ул яшьлек дип аңлата.

Яшь чагында бар нәрсә дә җиңел кабул ителә.

Бүген аңа Россия Президенты котлавын җиткерделәр.

Валентина Гавриловна аны истә тотулары һәм котлауларына бик шат!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International