Рөстәм Миннеханов: “Яндекс – такси гадәти хәлгә әйләнәчәк”

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Бүген Иннполис шәһәрендә ТР Президенты Р.Миннеханов һәм  Россиянең “Яндекс” компаниясе генераль директоры Елена Бунина республикада пилотсыз транспорт үсеше турындагы килешүгә юл куйдылар. Бу документ Иннополис ИТ – шәһәрендә Европада беренче булып автомобиль йөреше өчен тест зонасы булдырыла.

Пилотсыз таксиларның берсенә Президент бәя бирде. Ул анда барганда бу төр таксиның  бик зур потенөиалы барлыгын  билгеләде. Ул: “Тиздән бу гадәти хәлгә әйләнәчшк. КАМАЗ  компаниясе инде күптән әлеге режимда эшли тиздән ул һәр кешегә дә доступно булачак”, - диде. Бу төр автомобиль бервакытта да юл йөрү кагыйдәләрен бозмаячак.

Әлегә Иннополиста мондый таксига 5 тукталыш булдырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International