Бүген районның культура йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Ул быел “ Сыйфатлы белем бирү һәм тәрбия бирүдә төп фактор мәгарифнең сыйфатын яңарту” дигән тема астында узды.
Катнашучы кунаклар арасында район башлыгы Марат Зиатдинов, ТР Мәгариф Министрлыгы вәкиле Химамиева Йолдыз Шамилевна, Башкарма комитет җитәкчесе Хәкимҗанов Ленар Сәетҗанович бар иде.
Утырышта ирешелгән уңышларга гына тукталып калмыйча, актуаль проблемаларны да билгеләделәр.