28 нче августта район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты катнашында узган Иннаполис Университетында студентларның чыгарылыш тантанасында булып кайтты.
Ул тантанада тагын Иннополис шәһәре күзәтү Советы рәисе Николай Никифоров, Информатизация министры Роман Шәйхетдинов, Университет директоры Кирилл Семенихин бар иде.
Быел беренче россия ИТ – ВУЗ ын 49 бакалавр, 100 магистр тәмамлады. Алар барысы да төрле резидентлардан , университет компания – партнерларыннан эшкә чакыру алганнар.
ТР Президенты үзенең чыгышында бу уникаль ВУЗ ны яшәтүдә булышлыгы өчен Россия Президенты В.В.Путинга рәхмәтен белдерде.