Иннополис шәһәре янындагы М7 юлын реконструкциялиләр

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Югары Ослан территориясендәге М7 юлы полосасының 761-771 км өзеген ремонтлыйлар.

 Эшләр тәмамлангач анда 4 полоса һәм Иннополис-Казан-Ульяновск юл бүленеше барлыкка киләчәк.

Шуның өстенә күпер буйларындагы җәяүлеләр сукмагы һәм Татар Борнашы авылына җир өсте йөрү юлы салыначак.

Бу объект “Россия юллары” дигән инвестицион программага кергән.
Реконструкция 2020 нче елда тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International