Авыл җирлекләре яңа автомобильләр алды

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

29 нчы августта район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р.Миннеханов катнашында узган авыл җирлекләренә яңа автомобилжләр тапшыру тантанасында булып кайтты.

Бу чара ТР Дәүләт Советы алдындагы мәйданда узды. Анда “ТР муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе” рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты.

Безнең районнан бу чарада автомобиль ачкычлары алучылар арасында Макыл (Матвеева Алина) һәм Шеланга (Майоров Валерий) авыл җирлекләре бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International