Бүген капиталь ремонттан соң район Үзәк китапханәсе яңадан үзенең ишекләрен ачты.
Бу тантаналы чарада район башлыгы Марат Зиатдинов, Россия дәүләт Советы депутаты Ильдар Гильмутдинов , Салих Сайдашевнең туганы Рөстәм Ахмиров катнашты.
Бу бина төзелешендә актив коллективны бүләкләүләр, китапханә үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләүләр, концерт һәм кунакларның котлау сүзләре тагын бер кат китап укучыларның күңелләренә ямь өстәде.
Ахырдан китапханә залларына экскурсия ясадылар.