Кырлардагы яңалыклар

2018 елның 31 августы, җомга

Авыл хуҗалыгы һәм фермер лар кышкы уҗым чәчүне дәвам итә. 6200 гектар җир  инде чәчелгән. Кырларда 10-13 чәчү агрегаты эшли.
Бүгенге көндә орлыклы культуралар соңгы гектарлардан җыела. Тулысы белән икмәкне җыеп амбарларга салучылар арасында "Лазарева Н.П.",  "Прокопьевой А.И." фермер хуҗалыклары һәм Агрофирма " Нармонка" филиалы бар.

Хәзерге вакытта кырларда ВЗП" һәм фермерлар  "Сорокина В.Н.", "Маннапов Р.Т." , "Ахтямова В.В." комбайнерлары хезмәт итә.
Район амбарларында бүгенге көндә 30000 тонна ашлык бар.

Иң арттагылар рәтендә беренче Агрофирма “Заря”. Алар да атна ахырына арпа җыюны тәмамлаячак.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International