Казанда үзенең җиләк – җимеш ярминкәсен районның Агрофирма “Заря” яңадан башлап җибәрде. Бу предприятие атнасына 3 тапкыр Казанга төрле сорттагы алма, груша, слива алып бара.
Бу продуктларны шәһәр халкы бик көтеп ала. Параллель рәвештә бу хуҗалыкта уңыш җыю дәвам итә. Җыелган товар махсус тараларга тутырыла һәм 2-4 градус температура саклаучы технологик җиһазга урнаштырыла.