Август аенда районның контроль – хисап Палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина финанс контроле максатыннан Борнаш авыл җирлеге Башкарма комитеты тарафыннан бюджет акчаларының дөрес кулланылуын тикшерде.
Контроль эшчәнлеге вкытында бухгалтерия документлары, налог отчетлары, мөлкәт инвентаризациясе каралды. Күп кенә нарушениеләр һәм акчаларның максатчан тотылмау очраклары ачылды.
Аларны юкка чыгару өчен актлар һәм предписаниеләр язылды.