ТР ның урман хуҗалыгы Министрлыгы соңгы вакытта законсыз урман кисү очраклары булу сәбәпле 2018 нче елның 23 нче августында чыккан 415 нче номерлы Федераль Законы нигезендә 25 нче августтан 31 нче октябрьгә кадәр “Урман ташучы” дип исемләнгән оператив – профилактик чара үткәрә.
МОПМ «Лесовоз» рейды вакытында пиломатериаллар һәм утын төягән 5 машина тоткарланды. Аларның документларының да дөреслеге тикшерелде.