“Самовар янында утырып алыйк”

2018 елның 31 августы, җомга

30 нчы августта Шеланга авыл җирлегендә авыл көне булып узды. Аны “Самовар янында утырып алыйк” дип атадылар.

Авыл культура йорты алындагы мәйданда халык һәм кайткан кунаклар  җыелды.

Шатунова Наталья үзләренең вокал группасы “Забавушка» белән таныштырды: Никонова Елена, Потягунина Татьяна, Киселёва Оксана. Аннан тыш тагын чыгыш ясаучылар араында Горшунов Александр,  Ефимова Сария һәм аның укучысы Ганеева Зарина булды.

Җыелган кеше самовардан чәй эчте, кайнар коймак ашады, концерт тыңлады...

Бу көнне авыл җирлеге башлыгы В.Майоров бәйрәмне оештыруда катнашкан эшмәкәр ләр Бычкова, Соляр, Морозовларга зур рәхмәтен белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International