Хөрмәтле педагоглар, ата-аналар, укучылар һәм студентлар!
1 нче сентябрь – бик дулкынландыргыч һәм күңелне кузгата торган бәйрәм. Ул барлык мөмкинлекләрне, иҗади башлангычларны, ачылачак перспективаларның символы булып тора.
Бүген мәктәпкә яңа аяк басучыларны каршы алабыз, аны тәмамлаучыларны яңа тормышка озатабыз һәм һәрберегезне тагын бер баскычка югарырак менүегез белән котлыйбыз!
Аеруча зур рәхмәтемне педагогларга юллыйсым килә. Сезнең педагогик осталыгыгыздан балаларның уңышлары төзелә.
Бүгенге көндә районыбызда яхшы укыр һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Барыгызны да Яңа уку елы белән котлыйм! Сәламәтлек һәм уңышлар телим!
Хөрмәт берән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов