Яр Морквашы мәктәбе яңадан үзенең ишекләрен белем алырга омтылучы балалар өчен ачып җибәрде.
Традиөия буенча мәктәп директоры Саттаров Р.Р. башта тантаналы линейка кунаклары белән таныштырды һәм үзенең котлау сүзләрен әйтте.
Балаларны һәм ата-аналарны белем бәйрәме белән котлаучылар арасында район Башкарма комитет җитәкчесе Хәкимҗанов Л.С., Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ахметова Ф.ф., Яшел Үзәннең юл кагыйдәләре буенча инспекторлар башлыгы Шакирова З.В. һәм авыл җирлеге башлыгы Гаязов И.Х. бар иде.
Уку елы башланганны белдереп көмеш кыңгырау яңгырады.
Хәерле юл сезгә, балалар!