“Район миссы – 2018”

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

30 нчы августта Республика көненә багышлап үткәрелгән “Район миссы” конкурсы Культура һәм ял паркында узды. Анда җыелган халык иң матур, иң гүзәл, иң акыллы, иң иҗади кызны Мисс итеп сайлау хокукына ия булды.

Мисс титулына 7 кыз сынау узды: Алена Алексеева ( Печище), Юлия Лужаева (Куралово), Зарина Мякишева ( Верхний Услон), Гузәл Гиниятуллова ( Печище), Светлана Мукаева  (Кильдеево), Алия Маннапова (Макулово) һәм  Марина Царева (Коргуза).

Жюри составында район башлыгы урынбасары - Сергей Викторович Осянин,  Югары Ослан мәктәбе директоры урынбасары Сергей Николаевич Анохин, Югары Ослан гимназиясе укытучысы Николай Сергеевич  Бурдин,  «Лаурус» төзелеш компаниясе генераль директоры  Константин Лаврентьев кергән иде.

Төрле конкурс сынауларыннан соң Район миссы титулын Печище авылыннан Гүзәл Гиниатуллова яулады.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International