Икесенә бергә 180 яшь!

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Бүген Людмила Николаевна һәм Арсен Артемьевич Ивановларга икесенә бергә 180 яшь тулды. Алар икесе дә 1928 нче елның сентябрендә туганнар.

Бүген аларны котларга район башлыгы Марат Зиатдинов үзе килде. Котлау сүзләре белән бергә ул юбилярларга Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын һәм үзеннән бүләк  тапшырды.

Котлаучылар арасында авыл җирлеге башлыгы, ветераннар Советы рәисе һәм туганнары бар иде.

Бу районның иң хөрмәтле кешеләре бүгенге көндә дә балалары һәм оныклары белән бергә район үсешенә зур өлеш кертәләр.
Озак яшәгез, ветераннар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International