2018 нче елның 8 аена ЗАГС бүлегендә 60 яңа туган бала регистрацияләнгән: 27 се - малай, 33 е - кыз. Аларның 24 е – беренче бала булып дөньяга килгән.
Шуның белән бергә үлү турында 178 акт теркәлгән: 80 ир-ат, 98 – хатын-кыз.
Өйләнешүчеләр саны – 43 булса, аерылышучылар – 30 пар.
840 кеше төрле сораулар буенча гариза белән мөрәҗәгать иткән.