6 нчы октябрьдә Бөтенроссия урман утырту көне булачак. Югары Ослан халкы һәр елны бу акциядә катнаша.
Бүгенге көндә Югары Осланнан Түбән Ослан йомрасына кадәр юлда инде кеше күзен иркәләп төрле агачлар үсә.
Быел безгә яңа төзелгән йөзү бассейны тирәсен, Идел буендагы дебаркадерны, Печиәе тракты урамын яшелләндерү максаты куела. Шуның өстенә Яр Морквашы балалар бакчасы, Куралово ял паркын һәм Макыл балалар мәйданчыгын да яшелләндерү күздә тотыла.
Бу эшне оештыру авыл җирлеге башлыкларына йөкләтелгән.