Роспотребнадзор 2014 нче елдан бирле контроль – надзор чаралары вакытында рискка ориентлаша. Бу форма эшмәкәрлек объектларын тикшергәндә приоритет якларга игътибарны арттыра һәм кеше сәламәтлегенә югары потенциалда зыян китермәскә юл күрсәтә.
Контроль надзор эшчәнлегендә риск ясау “Дәүләт һәм муниципаль контроль вакытында юридик һәм шәхси затларның хокукларын яклау” турындагы 294 нче номерлы федераль законның 8.1 маддәсендә күрсәтелгән.
Мәсәлән, санитар – эпидемиологик надзор вакытында 6 категория риск кулланыла.
Аларның иң катысы категориясенә эчә торган суны транспорт белән китерү, продуктлар ташу, санатор –курорт оешмалары белән бәйле эшләр керә.