Югары Осланда “Экстремизмга – юк!” дигән декаданы көз башында уздыру традициягә кереп китте. Ул план буенча 3 нче сентябрьдә терроризмга каршы көрәш көнендә башланды.
Бүген Гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары Туган якны өйрәнү музеена барып “ Терроризмга юк дип эйт!” дигән акциядә катнашты. Шунда ук Беслан вакыйгалары турында дәрес тә булды.