Ягулык сезонына хәзерлек

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Ягулык сезонына хәзерлекнең финишы килеп җитте. Һава торышы җылы булуга карамастан 5 нче сентябрьдә котельныйларны җибәрү эшләренә бар көчне куялар. Шуңа күрә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов тагын бер кат штабны җыйды.

Утырышта бигрәк тә мәгариф учреждениеләрен һәм башка бюджет оешмаларын вакытында җылылык белән тәэмин итү соравы алга куелды.

Җитәкчеләргә документларны сузмаска дигән күрсәтмә бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International