Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм кунаклары!
26 нчы сентябрьдә 13.00 сәгатьтә районның Туган якны өйрәнү музеена “Көзге фантазияләр” дип аталган конкурс – күргәзмә оештырыла. Барыгызны да конкурска чакырып калабыз. Күргәзмәдәге әйберләр ахырдан сатылачак.
Номинацияләр:
- Банканы креатив тышлау
- Гадәти булмаган яшелчәләр
- Иң зур яшелчә.
Мондый әйберләр 20-26 нчы сентябрь көннәрендә Советская урамы, 22 нче йортта кабул ителә.
Телефон: 22397