Россиядә ярминкәләр бик күптән барлыкка килгән. Алар хәзер яшәп кенә калмады, хәтта традициягә әверелде. Ярминкәдән кеше бервакытта да буш кайтмады.
Җомга көнне “Березка” балалар бакчасында узган ярминкәгә ата-аналар, балалар, педагоглар җыелды. Хәтта “Калинушка” ансамбле дә, әкият геройлары да бар иде.
Нәрсә генә юк сәүдә рәтләрендә: яшелчә, җиләк-җимеш, банкаларда ясалган салатлар, соклар, өйдә пешкән камыр ашлары, поделкалар...
Бар халык бик кәнәгать булып таралды.