Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм кунаклары!
15 нче сентябрьдә ”Татарстан Кроссы – 2018” дигән традицион массакүләм ярышлар үткәрелә. Аның максаты – районда физкультура – сәламәтләндерү эшен активлаштыру һәм халыкны спортка тарту.
Бу чара барлык авыл җирлекләрендә оештырыла, ә Югары Осланныкы Культура һәм ял паркында узачак.
Программада:
10:00 – катнашучыларның регистрациясе;
10:40 – тантаналы ачылыш;
10:50 – 10-13 яшьтәге малайлар һәм кызлар старты
11:00 – 14-16 яшьлек яшүсмерләр старты
11:10 – 17-30 яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар старты
11:20 – 31-45 яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар старты
11:30 - 46 яшҗтән узган ирләр һәм хатын-кызлар старты
Чара үткәреләсе урында кайнар чәй һәм төрле ашамлыклар булачак. Ярышлар буена музыка яңгырап торачак.