Куркынычсызлык атнасы

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

ТР Мәгариф министрлыгы чыгарган календарь вакыйгалар арасында  сентябрь аенда ел саен үтә торган Куркынычсызлык атналыгы да бар.

Бу атналыкның төп максаты – укучыларның экстремаль һәм көтелмәгән тормыш ситуацияләрендә практик белем алуына ирешү, үз-үзләрен саклап калуга хәзерләү.

Бу көннәрдә мәктәпләрдә тематик укулар, конкурслар, ачык дәресләр, ярышлар, массакуләм чаралар уза.

Әлеге чараларга студентлар, волонтерлар да килеп кушыла.

Игътибар! Андый чараларга ата-аналарны, МЧС хезмәткәрләрен, Полиция, ГИБДД, пожарникларны, психологларны, медицина хезмәткәрләрен дә тартырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International