Узган атнада Югары Осланның полиция хезмәткәрләре – Кама Тамагында кунакта булды.
Аларның беренче очрашуы август аенда Югары Осланда булган иде.
Бу юлы полиция бүлеге ветераннары Советының җитәкчесе Марс Данилов очрашуны үзе оештырды.
Югары Осланлылар зур программа төзелгән иде: алар полиция бүлеге тарихы музее белән танышты. Аннан соң Туган якны өйрәнү музеенда да булдылар.