Бүген Казанда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Анда безнең район да катнашты. Алар Авиатөзелеш районындагы “Бәхетле” кибете каршысында сату итте.
Безнекеләр арасында: фермерлар - Роберт Сибгатов һәм Сергей Николаев, Агрофирмалар - "Нармонка" һәм "Заря", шәхси хуҗалыклардан - Владимир Раков Коргузадан, Николай Орлов – Түбән Осланнан һәм Елена Насирова - Воробьевкадан. Ит, йомырка, яшелчә, каен себеркесе, бал – бар да күп күләмдә...
Югары кунаклардан ярминкәдә ТР Авыл хуҗалыгы минстры урынбасары Николай Титов һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин бар иде.