Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәсендәге “Бакчачы көне – 2018” не ТР Президенты Р.Миннеханов карап йөрде. Ярминкә “Казан” агропромышленность паркында оешкан иде.
Бу күргәзмәдә нәрсә генә юк: яшелчә һәм җиләк – җимеш проектлары, консервалар, төрле ризыклар – барысы да матур итеп ясалган.
Бу чара ел саен бакчачылык эшен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү һәм актив хезмәтне үстерү өчен оештырыла.
Районнар арасында: Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч, Тукай, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт, Казан һәм Яр Чаллы бар иде.
Катнашучылар рассада, бакча инвентарена кадәр алып килгән.