Театр белән очрашу – үзе бер бәйрәм

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Районның медицина хезмәткәрләре Качалов исемендәге театрга экскурсия ясады. Алар бөтендөнья әдәбиятының иң күренекле драмасы булып саналган «Безумный день, или Женитьба Фигаро» постановкасын карады.Театр башланыр алдыннан директор А.Славутский  барлык тамашачыларны сәламләде. Үзенең коллекивының соңгы нәтиҗәләре һәм җиңүләре белән уртаклашты.

Матурлыкны тоя белгән, дөньяны яраткан кешеләр өчен театр - үзе бер бәйрәм, диде ул. Бу көнне хезмәткәрләрнең күңеле күтәренке, кәефләре бик хуш иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International