Урман утырту көне

2018 елның 16 сентябре, якшәмбе

Кичә Татар Борнашы мәкәбе дендрариенда куакларны утыртып бетерделәр. Бу юлы 100 төп юкә агачы утыртылды. Бу мәктәп дендрариен үстерүнең төп максаты – Татарстанның табигый флорасын саклап калу.

Аның баштагы мәйданы – 3 гектар иде. Ә 2017-2018 нче ел аралыгында утыртылган агачлар саны түбәндәгечә:
1.    Гадәти нарат – 500 шт.
2.    Гадәти чыршы – 300 шт.
3.    Клен  – 320 шт.
4.    Имән  – 180 шт.
5.    Лиственница  – 500 шт.
6.    Туера   – 350 шт.
7.    Карама,  Ильм – 450  шт.
8.    Көдрә каен  – 300 шт.
9.    Юкә – 400 шт.
10.    Шомырт  – 500 шт. (по периметру)

Барлыгы:  3800 шт.

Шулай итеп, дендрарийның 3 тән 1 өлеше инде утыртылган.

Калган мәйданда энәле агачлар утыртып, ачык һавада  тере экспонатлар музее ачачаклар. Ә халык анда экология сукмагы буйлап экскурсиягә йөриячәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International